Космос үз куллары белән

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

 Космос… Безнең һәркайсыбыз диярлек, бер генә тапкыр булса да, рәхәтләнеп космик очышка китәр идем, дип уйлана. Һәм безнең һәркайсыбыз Беренче космик очышны ватандашыбыз Юрий Гагарин 1961 елның 12 апрелендә ясаганын горурланып әйтә ала.

Ә без хәзер ел саен бу вакыйганы, 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтәбез.

8 апрельдә, бәйрәм алдыннан, Аксубай районы Яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре, «ФОРПОСТ» үзәге отряды белән берлектә, 3нче мәктәп базасында «Космос үз кулларың белән» дигән конкурс оештырдылар һәм башлангыч сыйныф укучыларына үз кулларың белән кул астындагы материаллардан космос тематикасына кул эшләре ясарга тәкъдим ителде.

#Мечтыокосмосе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International