Яшь артистлар тарафыннан «Шифалы баян һәм кашыкчылар» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Яшь артистлар Аксубайда  ялгыз яшәүче 89 яшьлек Лидия Ивановна Кистеневага зур булмаган концерт белән килделәр. Балалар Лидия Ивановна өчен  музыкаль композицияләр башкарды. Олы яшьтәге ханымның күзләрендә күпме шатлык һәм рәхмәт булды. Балалар өлкән буынга карата мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт дәресе алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International