7 апрельдә В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбендә гомуми белем бирү оешмаларының укыту һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен «Башлангыч гомуми һәм яңартылган гомуми белем бирү яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү» темасына семинар-практикум узды. Чараны Казан шәһәренең социаль-гуманитар белем бирү үзәге белгечләре – директорның беренче урынбасары А.Ю.Некрасов һәм корпоратив укыту бүлеге башлыгы Г.Р.Нотфуллина үткәрде. Семинар барышында федераль белем бирү стандартындагы үзгәрешләр каралды.