«Пушкин картасы» программасы һәм «ВоОкВы» китапханә антикафесы яшьләр проекты кысаларында «Акыллар көрәше» интеллектуаль уены

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

11 апрель көнне «Пушкин картасы» программасы һәм «ВоОкВы» китапханә антикафесы яшьләр проекты кысаларында Савгач урта мәктәбе укучылары өчен «Акыллар көрәше» интеллектуаль уены үткәрелде.

Аксубай районында гына түгел, ә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәнияте, телләре, гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр. Алып баручының сораулары белем генә түгел, зирәклек тә таләп итте. Уен кызыклы узды — анда ярыш рухы да, дәрт тә булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International