КФҮләрдә башка кеше өчен әзер паспортны нотариаль ышаныч кәгазе буенча да алырга ярамый

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

КФҮләрдә башка кеше өчен әзер паспортны нотариаль ышаныч кәгазе буенча да алырга ярамый. Россия гражданы паспортын рәсмиләштерүне сорап күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә кайбер нечкәлекләр турында белү файдалы.                                                                                                 

РФ Граждан кодексы нигезендә, алдан да, туган көнендә дә документларны тапшырырга ярамый. Бәлки, икенче көнне, туган көннән соң гына. Исегезгә төшерәбез, быел паспортны рәсмиләштерүгә бүлеп бирелгән срок, аны алыштырган очракта, 30 көннән 90 көнгә кадәр арттырылган.                           

Әзер паспортны вакытында алырга көтелмәгән хәлләр (мәсәлән, озаклык сәфәр яки госпитализация) комачауларга мөмкин. Бу очракта туганнарын яисә якыннарын КФҮкә килүләрен сорау максатка ярашлы түгел. Паспортны кем өчен дә булса, хәтта нотариаль Ышаныч кәгазе буенча алырга ярамый.       Казанлылар һәм түбәнкамалылар (әгәр кеше паспортны рәсмиләштерүгә тапшырса һәм аның артыннан килә алмаса) түләүле күчмә хезмәт күрсәтүдән файдалана алалар.  КФҮ белгече, туберкулез диспансерларыннан, психиатрия хастаханәләреннән һәм башка махсуслаштырылган учреждениеләрдән тыш, күрсәтелгән урынга әзер документ бирергә киләчәк.                                                      

КФҮ паспорт урынына шәхес таныклыгы бирми. Аның артыннан Эчке эшләр министрлыгының миграция       мәсьәләләре буенча идарәсенең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.                  

Әмма моны КФҮкә гариза биргәннән соң икенче эш көнендә эшләргә мөмкин.

Күп функцияле үзәктән үлгән туганы өчен әзер паспорт алып булмый. Бу очракта үлем турында белешмә белән тиешле гариза язарга кирәк. КФҮ белгечләре паспортны ЭЭМ бүлегенә тапшырачаклар, анда аны бирәчәкләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International