Аксубай районында «Тоталь диктант»

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

2022 елның 9 апрелендә Аксубай районының 11 гомуми белем бирү оешмасы базасында рус теле буенча «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе узды. Акциянең турыдан-туры форматында район мәктәпләреннән йөздән артык педагог һәм укучы катнашты.

  Тоталь диктант-барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган агарту акциясе. Бу-активистлар һәм волонтерлар көче белән тормышка ашырыла торган иҗтимагый проект. Акциянең оештыручысы-Новосибирскида урнашкан «Тотальный диктант» фонды. Тоталь диктантта яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле, мәнфәгатьләре һәм сәяси карашларына карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Быел Тоталь диктантның уникаль тексты авторы- танылган Россия язучысы, шагыйрь һәм сценарист, зур әдәби премияләр лауреаты Марина Степнова.                                         Аксубай районында яшәүчеләр, мәктәп укучылары һәм укытучылары проектның https://totaldict.ru  рәсми сайтына кереп,   онлайн трансляция аша катнаша алдылар. Көндезге һәм онлайн-диктант өчен бәяләр катнашучыларның шәхси кабинетларында 12 апрельдән соң барлыкка киләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International