Бүген Яшьләр үзәге бинасында гомумрайон планеркасы узды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Бүген Аксубай муниципаль районы Башлыгы, район прокуроры, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге башлыгы, район башлыгы урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, агрофирма һәм оешма җитәкчеләре, федераль һәм республика органнары бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында гомумрайон планеркасы узды.

Түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.ТР Министрлар Кабинетының 28.02.2022 ел, №392-Р боерыгын һәм район Башкарма комитетының 21.03.2022 ел, №26-Р күрсәтмәсен (авыл җирлекләре, Аксубай штп территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм аларны халыкның санитар-эпидемиологик һәм экологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү максатларында) үтәү барышы турында.

2.Илебезгә карата санкция сәясәте шартларында район икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турында.

3. Районда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралар турында.

4. Аксубай МР территориясендә язгы ташу торышы турында һәм урман (торф) янгыннарын кисәтү һәм бетерү, шулай ук 2022 елда район территориясендә корыган үләнне санкциясез яндыруга юл куймау буенча чаралар турында.

Киңәшмә ахырында «Таттелеком» ГАҖ вәкилләре район территориясендә видеокүзәтү камераларын урнаштыру шартлары белән таныштырдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International