Паркинсон авыруы турында барысы да

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

11 апрель көнне, Бөтендөнья Паркинсон авыруы белән көрәшү көне билгеләп үтелә.

«Аксубай РҮХ» ДАССОда бу чирдән интегүче пациентлар һәм аларның туганнары белән дәрес узды. Белгечләр әлеге авыру вакытында дөрес туклану кирәклеге, физик йөкләнешләр режимы һәм көндәлек активлык, даруларны дөрес кабул итү, көндәлек тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре, йорт көнкүрешен оештыру турында сөйләделәр.

Бу авыруны башлангыч стадиядә еш кына күзгә әллә ни күренеп тормаган билгеләр аша танырга була.

Паркинсон авыруы 100 мең халык арасыннан 60-140 кешене зарарлый, өстәвенә, авыручылар саны өлкән буын арасында сизелерлек арта. Бу авыру хәрәкәт системасына тәэсир итә һәм биш мие белән нерв системасы арасындагы сигналларны тапшыру бозылу нәтиҗәсе булып тора. Әмма бу авыруны башлангыч стадиядә еш кына күзгә әллә ни күренеп тормаган билгеләр аша танырга була.

Беренче билге — тремор, ягъни кул-аякларның, иякнең тартышуы яки калтыранып торуы. Кайвакыт барысы да бер кулның сизелер-сизелмәс кенә калтыранып торуыннан башланып китә.

Икенче билге — йөргәндә авырлык кичерү. Кеше акрынрак йөри яки аякларын өстерәп йөри башлый. Паркинсон авыруы булган пациентлар еш кына аякларының җирдән аерыла алмавын сөйли, бу йөргән вакытта юнәлешне үзгәрткәндә аеруча сизелә. Гәүдәнең аскы өлеше «таш кебек катып кала», ә шул ук вакытта өске өлешен хәрәкәтләнергә мөмкин. Әмма кайбер кешеләр йөргән вакытта куллар селкенми башлый дип тә сөйли.

Өченче билге — язу үзгәрү. Паркинсон авыруына шик булганда, кешенең язуы «кысыла», вагая.

Дүртенче билге — ис тою юкка чыга. Исләрне сизү кими, кеше бары тик көчле, кискен исләрне генә сизәргә мөмкин.

Бишенче билге — мимика үзгәрү. Бит мускуллары акрынрак яки ныграк хәрәкәтләнә башлый. Мәсәлән, бу авыруга шиге булган кеше күзләрен акрынрак ачып-йома. Кешенең йөзе эмоциясез маска кебек булып кала. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/parkinson-avyruyny-berenchel-bilgel-re-nindi

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International