1 июльгә кадәр РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган инвалид дип тануның вакытлыча тәртибе гамәлдә була, аның нигезендә инвалидлык билгеләүнең аерым тәртибе – инвалидлыкны медицина оешмасы тарафыннан медицина-социаль экспертизага юллама рәсмиләштермичә генә 6 айга озайту.
Шул ук вакытта, яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләү чараларын акрынлап юкка чыгару буенча Россиядәге хәлләрне исәпкә алып, хәзерге вакытта инвалид дип тануның вакытлыча тәртибен алга таба озайту планлаштырылмый.