Ноутбук алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасы

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм «Укытучыга — ноутбук» проекты кысаларында 3 нче Аксубай урта мәктәбе базасында районның гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә укытучылар өчен ноутбук сертификатлары тапшыру тантанасы узды. Моңарчы күрелмәгән программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән.

Директорларга сертификатларны Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов һәм Ак Барс банкы Аксубай офисы башлыгы Белова Мария Сергеевна тапшырдылар. Безнең районның педагогик хезмәткәрләре бүген барлыгы 199 ноутбук алды. Рәхмәт сүзе белән «Мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Зәйдуллина Рәмзия Салих кызы чыгыш ясады.

Ак Барс банкы өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләренә спонсорлык ярдәме-социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Мәгариф аларның игътибар үзәгендә. Шуңа күрә банк әлеге проектны хуплады. Бүгенге тапшыру- әле башы гына. Ел дәвамында бирү процессы дәвам итәчәк.

Бүләк ителгән ноутбуклар Татарстанның ICL предприятиесендә җитештерелгән. Ноутбукларга үзебезнең «Минем Офис» һәм «Р7 — офис» эшләнмәләренең офис программалары урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International