Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең төбәк порталында (https://uslugi.tatarstan.ru) «Төзелешкә рөхсәтләр, объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр әзерләү һәм бирү» муниципаль хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тормышка ашырылды.
Муниципаль хезмәтне электрон рәвештә алу өчен, Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында (ДХБП) теркәлү узарга кирәк (http://www.gosuslugi.ru)
ДХБП сайтында онлайн-режимда теркәлү өчен «Теркәлү» функциясеннән файдаланырга кирәк.
Шәхси мәгълүматларны һәм мобиль телефонга смс-хәбәр яисә электрон почтага хат белән алынган расланган кодны керткәннән соң, кулланучының хисап язмасы формалаштырылачак.
Аннан соң шәхесне раслау зарур. Мөстәкыйль теркәгәндә шәхесне берничә ысул белән расларга була:
КФҮкә паспорт белән мөрәҗәгать итәргә,
ТР буенча РПФ, яки Россия почтасы бүлекчәсенә.