Апрель-искиткеч язгы айларның берсе, ул кешеләргә яхшы кәеф, ә табигатькә дәртлелек һәм чәчәк ату бүләкли. Апрель аенда туган балалар иҗади һәм сәләтле, алар стандарт булмаган фикер йөртәләр һәм яңа һәм кызыклы нәрсә дә булса уйлап табалар. Ямансулауга вакытлары юк, һәрвакыт үзләрен нәрсә белән дә булса шөгыльли алачаклар. Алар төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри, үз сәләтләрен тормышта иң билгесез өлкәләрдә сынап караячаклар. Күзәтүләр буенча апрель аенда малайлар күбрәк туа. Әмма, бүгенге көндә апрель ае безгә ике генә кыз бала - Мария һәм Агата бүләк итте .