«Татарстан хатын – кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасының Аксубай бүлекчәсе һәм районның Иҗтимагый палатасы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә «Солдатка бүләк» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.
Бүгенге чарада якын арада Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына алыначак хәрби хезмәткә чакырылучыларны истәлеккә яулыклар чигелде. Мастер-класста төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Очрашу бик җылы һәм уңайлы шартларда узды.