Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Антоний әтисенең социаль хезмәт алучылар белән рухи очрашуы үткәрелде.
Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучылар алда торган Бәрмәнчек (верба) чиркәү бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат алдылар. Антоний әтисе белән әңгәмә үткәрелде, аның барышында кеше сәламәтлеген саклауның төрле ысуллары турында фикер алышынды: дөрес төзелгән көн режимы, ял һәм буш вакытын планлаштыра белү, спорт белән шөгыльләнүне оештыру, үз гамәлләре өчен җаваплылык. «Наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизм кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган зарарлы гадәтләр» темасы аерым кузгатылды.