«Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы» дәресе

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

 «Яшүсмер һәм закон» программасы кысаларында Аксубай муниципаль районы «Хыял» приютында социаль педагог «Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты: тәрбияләнүчеләрне җинаять төрләре турында (аеруча авыр, авыр, урта авырлыктагы) күзаллауны үстерү, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, балигъ булмаган җинаятьчеләргә карата кулланыла торган җәза төрләре белән таныштыру. Шулай ук тәрбияләнүчеләр үз хокукларын бозу очракларында аларның ышаныч телефоны аша йә өлкән кешегә (ата-аналар, педагоглар, психологлар, тәрбиячеләр) мөрәҗәгать итә алуы турында аңлатма алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International