Сәламәтлек мәктәбе.

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Артериаль гипертония (Гипертония авыруы) - йөрәк-кан тамырлары системасының иң киң таралган авыруы, бөтен дөньяда үлем-китемнең иң төп сәбәпләренең берсе.

Шул уңайдан «Аксубай РҮХ» ДАССОда артериаль гипертониядән җәфа чигүче пациентлар өчен «Сәламәтлек мәктәбе» узды.     Чараны «Аксубай РҮХ» ДАССОның терапевты Алинә Нилевна Маланчева оештырды һәм үткәрде. Әлеге чараның максаты-пациентларны авыру стадияләре турында хәбәрдар итү һәм кеше сәламәтлеге торышының начараюын профилактикалауга юнәлтелгән. Алинә Наилевна гипертонияне дәвалау принциплары турында сөйләде, түбән басымлы диетаны үтәү, актив яшәү рәвеше алып бару, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм тән массасын киметү буенча киңәшләр бирде.  Әңгәмә барышында пациентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.  Чара ахырында барлык тыңлаучыларга белешмәлекләр һәм күзәтүләр көндәлеге өләшенде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International