Иске Ибрай авылында гомер итүче Фәйзуллина Хәтимә Зәйнулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Аксубай муниципаль район башлыгы урынбасары Заһидуллин Илшат Минсабир улы Хәтимә Зәйнулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады. Илшат Минсабир улы чәчәкләр бәйләме һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. Котлауларга кушылып, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Миңнегулов Мансур Гомәр улы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Хәтимә Зәйнулла кызы Фәйзуллина Иске Ибрай авылында туып үсә. ТАССР сугыш вакытында актив тыл үзәге була. Авыл кешеләре хәлләреннән килгәнчә Җиңүне якынайту өчен тырышлык куялар. Хәтимә дә яшьтәшләре белән кырда бил бөгә – чәчә, ура, урман хәзерләүдә катнаша – барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен була. Фронтка атлар өчен җибәрелә торган печәнне дә үзләре хәзерлиләр алар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International