Санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз-2022» акциясе кысаларында районда өмәләр узды. Агымдагы ел башыннан бу беренче массакүләм өмә. Традиция буенча аны Ленин өмәсе дип атыйлар, чөнки ул Владимир Ульяновның туган көнендә оештырылган. Тырма, себеркеләр белән коралланып, катнашучылар территорияне чистарттылар, җыелганның барысын да каты көнкүреш калдыклары полигонына озаттылар.
– Район үзәгендә өмә нәтиҗәле һәм оешкан төстә узды, - диде район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Николай Камбулов.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов белән бергә без объектлар буйлап бардык, предприятие һәм оешмаларда булдык. Хезмәткәрләр территорияне бердәм, кәеф белән җыештырдылар.
Аксубайда чисталык, уңайлырак. Һава торышы да кешеләргә тәртип урнаштыру эшендә комачауламады. Алда-май бәйрәмнәре, аксубайлыларның төзекләндерү эшләре дә аз түгел әле.
Массакүләм өмәләр районның авыл җирлекләрендә дә узды.
Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/news/v-aksubaeve-stalo-i-chishche-i-uyutney