23 апрель көнне район башлыгы Камил Гыйлманов җитәкчелегендәге Аксубай районы делегациясе «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2022 елның 24 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль хакимият органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.     Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә хезмәт казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.       Югары бүләккә ия булучылар арасында Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Викторовна Крайнова да бар иде. Республика Президенты аңа «Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален тапшырды.   Ирина Викторовнаны югары бүләк белән котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International