ТР Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» күчмә күргәзмәсе

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

21 апрель көнне Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» дигән күчмә күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» күчмә күргәзмәсе Татарстан Республикасы Президентының "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында" 2015 елның 25 сентябрендәге Указын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.             Экспозициядә тарихи документлар («Идел - Урал штаты» картасы, «Идел-Урал Штатын игълан итү» афишасы), республиканың чыганакларында торучы татар җәмәгать эшлеклеләренең - Г.Шәрәф һәм Г. Исхакый, эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариат рәисе М. Вахитов, РСФСР халык комиссариатының Үзәк мөселман комиссариаты рәисе М. Солтангалиев, вакытлы революция комитеты рәисе һәм ТАССР Совнаркомы Рәисе С. Сәетгалиев фотосурәтләре, Татар-Башкорт Совет Республикасын булдыру проекты; беренче дәүләт символлары тупланган.                                                                                                 Татарстан Республикасы төзелеше, 1990 елның Дәүләт суверенитеты һәм Конституция турында Декларация кабул итү, шулай ук Татарстан Республикасының Беренче Президенты М. Ш.Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов эшчәнлеге турында документлар аерым бүлектән гыйбарәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International