Яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасы

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

20 апрель көнне Казан дәүләт аграр университеты базасында яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасы узды. Читтән торып үткәрелгән этап нәтиҗәләре буенча безнең районнан өч укучы чакырылган иде.

Нәтиҗәдә, өч укучы да «Сәнәгать технологияләре һәм робототехника» номинациясендә призлы урыннар яуладылар.

Савгач мәктәбе укучысы Степанов Владислав өлкән яшь төркемендә беренче урынны алды. Җитәкчесе Ипеев Вячеслав Иванович.

Иске Ибрай мәктәбе укучысы Гыйлметдинов Булат кече яшь төркемендә беренче урынны алды. Җитәкчесе Сафиуллин Якуб Гомәр улы.

Шул ук кече яшь төркемендә Бикулов Марс Паймурзович җитәкчелегендә Иске Мукшы мәктәбеннән Мирҗанов Фәиз икенче урынны алды.

Нәтиҗәдә, безнең район ике беренче һәм бер икенче урынны алды. Барлык балалар да булдырдылар. Бу-техник иҗат буенча бик дәрәҗәле олимпиада, аның нәтиҗәләре буенча югары сыйныф укучылары Казан аграр университетына имтихансыз керү мөмкинлеге алалар.

Укучыларга һәм аларның остазларына киләчәктә дә уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International