Бары тик яңа өлгергән, сыйфатлы продуктларны гына сайлап алыгыз. Сатып алган вакытта җитештерү датасына, яраклылык вакытына, саклау шартларына, җитештерүче турында мәгълүматларга игътибар итегез.
Табигатьтә су-ул беренче чиратта кирәкле әйбер. Эчәргә, кулларны һәм азык-төлек продуктларын сыйфатлы су белән генә юарга (шешәгә тутырылган яки кайнатылган) була. Һичшиксез, җитәрлек күләмдә су запасы туплагыз. Яңа өлгергән җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел тәмләткечләрне алдан өйдә юыгыз.
Пикник өчен ачык һавада аерым проблемасыз сакларга мөмкин булган продуктларны сайларга кирәк. Пикникка сөт продуктлары, казылык, маринланган продуктлар, йомырка, кремлы кондитер әйберләре алырга киңәш ителми.
Барлык пикникларның төп ризыгы-шашлык. Ит һәм башка азык-төлек продуктларын, сәүдәне гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъект турында мәгълүмат элмә тактасы булган очракта, оешкан сәүдә урыннарында сатып алырга кирәк. Шулай ук товарны саклау һәм сату шартларын үтәүгә дә игътибар итәргә кирәк. Итне ашарга әзер ризыклардан аерым төрегез. Ашамлыклар өчен термосумка яки сумка-суыткыч кулланыгыз. Ит кыздырганда утта майсыз ит файдаланырга киңәш ителә. Ит һәм балык продуктларының сыйфатына игътибар итегез. Кыздырылмаган ит, тавык яки балык күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: ашкайнату белән бәйле проблемалардан алып авыр йогышлы авыруга кадәр.
Куркынычсыз һәм уңайлы ял итү өчен үзе белән бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм эскатер, чимал һәм куллану өчен әзер булган продукцияне эшкәртү өчен берничә кисү тактасы һәм пычаклар, салатлар, әзер шашлык, икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш салу өчен савытлар, коры һәм дымлы сөлгеләр, кәгазь кылкалар, куллар юу һәм эшкәртү өчен су һәм бактериягә каршы гельләр һ. б. алырга кирәк.
Шәһәр читендә булганда талпан йогышларын профилактикалау чаралары турында да онытмаска кирәк. Талпаннар үзләренең «корбаннарын» чирәмдә утырганда көтә, шуңа күрә а якларыгызны һәм кулларыгызны ябучы киемне сайлагыз. Моннан тыш, пикникка китәр алдыннан талпанга каршы аэрозольләр сатып алу турында да кайгыртыгыз.
Үз-үзеңне карап чыгуга аерым игътибар бирергә кирәк. Табигатьтә булганда үзеңне һәм балаларны 15-20 минут саен карап чыгарга кирәк. Йортка керер алдыннан аеруча җентекләп карап чыгарга кирәк. Талпаннар сезгә генә түгел, ә әйберләрдә (сумкада, рюкзаказда), үзегез белән урманга алган өй хайваннарда, чәчәкләрдә (яки башка өзелгән үсемлекләрдә) булырга мөмкин.
Талпан тешләгән очракта кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.