Китапханәдә Габдулла Тукай бәйрәме

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

27 апреля 2022 г., среда Сезне Туган тел көне һәм татар әдәбиятының классигы, "шигърият күгендәге кояшыбыз" Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу тәбрик итәм", - дип башлый мөрәҗәгатен Президент. "Туган тел бәйрәме күп еллар дәвамында Габдулла Тукайдан – бәрәкәтле милли җирлектән атар халык шагыйре Габдулла Тукай — әдәбиятыбыз күгендәге иң якты, иң кадерле, иң газиз шәхесләрнең берсе. Аның әдәби мирасы — безнең горурлыгыбыз, исеме һәм язмышы культурабыз тарихы белән аерылгысыГабдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган әдәби кич

 

26 апрель көнне Аксубай үзәк китапханәсендә Туган тел көненә һәм татар халкының яраткан шагыйре Г.Тукайның 136 еллыгына багышланган «Габдулла Тукай - солнце татарской поэзии/ Габдулла Тукай-татар шигърияте кояшы»» дип исемләнгән иҗат бәйгесе оештырылды һәм үткәрелде.

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды, ул милли шигърияткә нигез салды һәм аның классик стилен булдырды. Тукай кыска гына гомер кичереп, бик зур мирас калдырды. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт безнең Тукайның шигырьләреннән һәм әкиятләреннән башлана. Аның әсәрләре балаларны һәм өлкәннәрне дә хезмәткә өйрәтәләр, намуслы, гадел, акыллы, гадел булырга өйрәтәләр.

Бәйрәмдә район мәктәп укучылары, китапханәчеләр, «Вдохновение/ Илһам» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, барлык шигърият сөючеләр катнашты . Чара барышында рус, татар һәм чуаш телләрендә шигырьләр яңгырады. Балалар да, өлкәннәр дә Г.Тукай сүзләренә язылган шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Конкурста катнашучыларның чыгышын Крайнова Римма, Шугаева Тамара, Гатина Фаима составындагы жюри бәяләде.

Чарага шул ук исемдәге китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Төрле номинацияләрдә һәм төрле яшь категорияләрендә хакимият исеменнән җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр:

Гран-при дипломы-Идиятуллина Рифә;

1 урын: Муксинов Илфар, Семенова Марина, Әхмәтова Гүзәл, Иванова Варвара, Тихонова Ульяна.

2 урын: Павлова Ангелина, Фәттахова Азалия, Андреева Алинә, Вәлиев Зариф, Базарбаева Диана.

3 урын: Сафина Самира, Хуҗяхмәтов Леонид, Малова Кристина.

Калган катнашучыларга катнашучы дипломнары һәм сертификатлар тапшырылачак.

Чакырылган кунаклар арасында «Ак калфак» төбәк бүлеге рәисе, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы А.Р. Нурхаметова да бар иде. Җирле шагыйрә Крайнова Р.А. туган якка багышланган шигырен укыды. Бәйрәм музыкаль нотада тәмамланды - барлык катнашучылар да «И, туган тел!». Бәйрәмнең якты тәэсирләре һәр катнашучының күңелендә озак сакланыр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International