Түләү документының электрон формасына күчү турында

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе
Базарда кәгазь, шулай ук матбугат өчен кулланыла торган комплектлау һәм чыгым материаллары белән тәэмин итү буенча стабиль булмаган хәл күзәтелү сәбәпле, гражданнарга түләү документларын тапшыруны тәэмин итү максатларында, чыгым материаллары запаслары беткән очракта, торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон рәвештә түләү счетларын алу мөмкин. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисапларны «Татэнергосбыт» АҖ аша башкаручы йортларда яшәүчеләр, сайттагы шәхси кабинетта тиешле гаризаны тутырып, түләү документының электрон формасына күчәргә мөмкин (https://tatenergosbyt.ru/). Түләү документын алырга һәм квитанцияне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында да түләргә мөмкин (https://uslugi.tatarstan.ru).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International