Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында ел саен хезмәтне саклау, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә чыгару мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә.

2022 елда чараларның төп мотивы - хезмәтне саклау буенча уңай культура формалаштыру.                        Шулай ук ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча эшне иң яхшы оештыруга смотр-конкурс һәм «Язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү турында» айлык уздыра.                                               

Быел куркынычсызлык айлыгы 18 апрельдә башланды. Айлык нигезендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре районнарда 2022 елның 25 апреленнән 28 апреленә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен үткәрергә тиеш: эш урыннарында хезмәт шартларын яхшырту максатларында хезмәт шартларын махсус бәяләү уздыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы АСК оешмалары эш бирүчеләре белән мәгълүмати-аңлату эшен активлаштырырга һәм язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң айлыкка йомгак ясарга һәм фикер алышырга тиеш. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International