«Үлемсез полк» акциясе үткәрү сәбәпле, 2022 елның 9 маенда 11.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр Аксубай штп: Романов, Мазилин («Хыял» приютыннан), Мазилин, Октябрь («Аркада» кибетеннән), Золин (Пионер урамындагы беренче тыкрыктан), Ленин, Совет (ЭЭМ бүлеге бинасына кадәр) урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк.
Сөлчә урамыннан Золин урамына бару Терешкова урамы буенча башкарылачак.