Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм тәрбиячеләре арасында «Яшел ут - 2022»дигән смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды. Чара мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының балаларны юлларда иминлек кагыйдәләренә өйрәтү һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелде. «Кояшкай» балалар бакчасы авыл районнары арасында өченче урынны яулады һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, «Юл Хәрәкәтенең Иминлеге» ДБУ дипломы һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнде.