Сюжетлы-рольле уеннар- уен формасында балаларга мөһим әйберләрне аңлату, аларның әһәмиятен күрсәтү ысулы. «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүче балалар тәрбияче белән «Хастаханә» сюжетлы - рольле уен уйнадылар. Тәрбияләнүчеләр хастаханә хезмәткәрләренең хезмәт турындагы күзаллауларын киңәйтте, балалар уен хәрәкәтләрен гомуми уен ниятенә туры китереп башкарды, үз өстенә рольне оста алды. Шул ук вакытта мөстәкыйль рәвештә предмет-урынбасарларны сайладылар һәм дөрес кулландылар. Уен вакытында балалар арасында дустанә атмосфера сизелде.