Казан танк училищесы полигонында өйрәнү атулар

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Аксубай муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең, 10 сыйныф укучылары, 34 егет Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары һәм ТР ХК Чирмешән һәм Аксубай муниципаль районнары буенча бүлек башлыгы Иванов Сергей Васильевич җитәкчелегендә Казан югары танк команда училищесы полигонында булдылар, анда өйрәнү уздылар һәм Калашников автоматыннан өйрәнү атуларда катнаштылар

Практик ату буенча дәресләр, яшьләрне РФ Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерләү максатыннан, егетләр өчен 5 көнлек хәрби-кыр җыеннары үткәрү кысаларында узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International