Җиңү Көне -  күз яшьле бәйрәм

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Һәр илнең, һәр халыкның ел саен озак еллар дәвамында билгеләп үтелә торган төп бәйрәме бар. Ул милләтне ата-бабаларыбызның батырлыклары өчен горурлык хисе белән берләштерә, алар буыннар хәтерендә мәңге калачак. Бөек Ватан сугышы геройларының нәселе Аксубайның үзәк мәйданында, сугыш чоры буынын искә алу өчен җыелды.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын безнең районда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны – Елисей Мурзич Тимирясов, сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре каршы алды.

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйлманов рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады: «Без якташларыбыз, Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекне кадерлибез һәм яшь буынны патриотизм үрнәгендә тәрбияләячәкбез....»

Республика җитәкчелеге исеменнән тантанада катнашучыларны ТР Спорт министры Владимир Леонов котлады. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм юлламасын укыды, өлкән буынга тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде, чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.

Мәйдандагы барлык кунакларны Җиңү көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов котлады.

Яшь буын исеменнән 2 нче Аксубай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентларының бәйрәм мәйданында чыгышы искиткеч сюрприз булды.

Мәдәният бүлеге, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр «Җиңү язы»дип исемләнгән бәйрәм концерт программасы әзерләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International