Бәйрәмнәр төрле була: Дәүләт һәм гаилә, дини һәм шәһәр бәйрәмнәре. Мәсәлән, 8 Март-дәүләт бәйрәме, без аны бөтен ил белән бәйрәм итәбез. Пасха-дини бәйрәм, чөнки ул чиркәү календаре белән бәйле.
Бездә дәүләт һәм гаилә бәйрәме дә бар. «Күз яшьле бәйрәм» дип атала торган- Җиңү Көне.
9 май көнне «Хыял» балалар приютында Бөек бәйрәм уңаеннан концерт булып узды. Тәрбияләнүчеләр сугыш җырлары җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, үз илебез өчен горурлык хисләре белән һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән геройларга зур рәхмәт хисләре белән!