2022 елның 12 маенда финанс-бюджет өлкәсендә гамәлдәге законнар нормаларын һәм нигзеләмәләрен, коррупциягә каршы тору турында законнарны белүгә районның 18 авыл җирлеге бухгалтеры аттестация үткәрде. Бухгалтерларны аттестацияләү районның коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышы беркетмәсен үтәү йөзеннән үткәрелде. Аттестация комиссиясе әгъзалары тарафыннан аттестация узган 18 бухгалтерның да биләгән вазыйфаларына туры килүе турында карар кабул ителде