Ветеринария берләшмәсе башлыгы Р. С. Хөснуллин, дәүләт күзәтчелеге һәм ветеринария куркынычсызлыгы буенча Алексеевск территориаль бүлеге консультанты О. А. Алексеева һәм Башкарма комитет вәкиле И. И. Исламов белән берлектә үләт базларының торышын язгы тикшерүләр башланды. Район территориясендә барлыгы 24 биотермик чокыр һәм 6 түләмә (себер язвасы) үләт базы теркәлгән.