Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия профилактик исәптә торучы гаиләләрдә булды. Профилактик чаралар барышында балигъ булмаган балаларын карап тоту һәм тәрбияләү белән тиешенчә шөгыльләнмәгән ата-аналар ачыкланды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр һәм аңлату эшләре үткәрелде.