Татарстан Республикасы халкын татар телендәге элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча ведомствоара комиссия утырышының 2022 елның 20 февралендәге «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә үткәрелгән беркетмәсенең 3 пункты нигезендә, 2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы татар телендәге Татарстан Республикасы халкын татар телендәге элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы (алга таба –Конкурс) нигезендә халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр аша һәм гражданнар җыеннарында хәбәр итү максатыннан конкурс үткәрү турында мәгълүмат, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының рәсми сайтларында яңалык материалларында урнаштыру өчен конкурс уздыру турында мәгълүмат баннерын да җибәрәбез. Әлеге Конкурсны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы, модератор – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. Конкурста Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы аша авторизация үткән (алга таба – ЕСИА)) авторизация үткән, «Халык контроле» ТР ДМСна хәбәрнамә биргән яки конкурс модераторына татар телендә рәсми визуаль мәгълүмат текстында хаталар булуы һәм (яки) аның рус телендә рәсми визуаль мәгълүмат текстына туры килмәве турында язмача мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар катнаша ала,