2 май көнне район үзәк китапханәсендә район газетасының элеккеге мөхәррире, шагыйрь һәм рәссам Александр Заварихинга багышланган мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Чарада мәртәбәле кунаклар катнашты:
Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйлманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тарханова Алсу Абдрахман кызы, гаилә дусты, запастагы милиция полковнигы Маркин Олег Николаевич, шагыйрьнең кызы Заварихина Марина Александровна, Чистай шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе директоры, рәссам Парфенова Марина Юрьевна һәм башкалар катнашты.
Бу көнне район мәдәният йортында «Аксубай җире җырчысы» дип исемләнгән («Певец земли Аксубаевской») иҗат кичәсе булды. Матур концерт программасы бәйрәмнең бизәге булды. Аксубай районы артистларына талантлы чыгыш ясаулары һәм яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез. Китапханә исеменнән Аксубай үзәк китапханәсенең туган якны өйрәнү буенча белгече Гатина Фаина Гариф кызы чыгыш ясады
- Александр Васильевич Заварихин китапханәнең якын дусты иде, без аның белән «Илһам»/ «Вдохновение» әдәби берләшмәсе кысаларында очраштык, укучыларыбызны аның яңа китаплары белән таныштырдык. «Күпкырлы талант» дип исемләнгән китап-мәгълүмат күргәзмәсе оештырылды, китапханә хезмәткәрләре якташыбызның бай иҗади мирасы белән таныштырдылар.