2022 елның 13 маенда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Аксубай участок урманчылыгы территориясендә яңа үсентеләр утыртылды «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елда үткәрелде. Аның максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кешенең истәлеген мәңгеләштерү. Барлыгы 27 миллион һәлак булган истәлегенә 27 миллион агач. Акцияне Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимир Путин кушуы буенча үткәрәләр. Ул үзе Ржев мемориалы янында Хәтер агачын утыртты. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, үткәрү урыннары һәм үткәрү даталары турында мәгълүматны «Хәтер бакчасы 2022.РФ» («Сад памяти 2022.РФ») сайтында табарга мөмкин. Акциядә «Аксубай урманчылыгы» ДКУ, «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Макаров Алексей Валерьевич җитәкчелегендә Яңа Аксубай һәм Федоровка авылларында яшәүчеләр катнашты. Акция кысаларында «Аксубай урманчылыгы» ДКУ Аксубай участок урманчылыгының 1,5 га мәйданлы 11нче бүлемдәге 25 нче кварталда 3800 гадәти нарат үсентеләре утыртылды.