Халыкара гаилә көне уңаеннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә гаиләләр белән очрашу узды. Психолог Ольга Воронина ата-аналарның балалар белән нәтиҗәле аралашу серләре белән уртаклашты. Балигъ булмаганнарның һәм ата-аналарның җинаять һәм административ җаваплылыгы турында Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы Алисә Сафина сөйләде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Ольга Макарова ата-аналарның игътибарын балаларның Интернет - куркынычсызлыгына, Ольга Уткина-гаиләләргә социаль ярдәм чараларына юнәлтте. Бәйрәмнең бизәге Сергеевлар гаиләсе булды. Алар әниләр, гаилә кыйммәтләре турында җырлар башкардылар.