Халыкара гаилә көне алдыннан Аксубай район мәдәният йорты һәм ГХАТ бүлеге, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатларның район бүлекчәсе, «Татарстан хатын – кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасының Аксубай бүлекчәсе, ТР Аксубай муниципаль районының Әтиләр советы белән берлектә «Минем гаиләм-минем байлыгым»дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Әлеге чарада «Хыял» социаль приютында, тәрбиягә бала алган гаиләләр катнашкан. Бәйрәм чарасында мәдәният йорты кашыкчылары коллективының чыгышы да, гаилә темасына багышланган шигырьләр укуы да, гаилә тематикасына викторина да, мультфильм карау да, фотографияләр өчен кысалар ясау буенча һәм имбир прәннекләре рәсемнәре буенча мастер – класслар да истә калды. Район мәдәният йорты һәм ГХАТ бүлегенең Рәхмәт хаты, социаль әһәмияткә ия эшчәнлек һәм гаилә институтын саклау буенча актив эш алып барганы өчен «Игелек Берлеге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Алена Мортазина бүләкләнде.