ЕГРНнан МӘГЪЛҮМАТ БИРГӘН ӨЧЕН ТҮЛӘҮ АЛДАН УК БАШКАРЫЛА

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

    Ежегодно МФЦ Татарстана выдает более 200 тысяч сведений из Единого госреестра прав на недвижимость. И нередко люди интересуются можно ли оплатить заказанные сведения из ЕГРН в день выдачи готового документа?
 Ел саен Татарстан КФҮ күчемсез мөлкәткә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан 200 меңнән артык мәгълүмат бирә. Һәм еш кына кешеләр әзер документ бирелгән көнне ЕГРН дан күрсәтелгән мәгълүматларны түләргә мөмкинме?

Әгәр гариза бирүче шул рәвешле килеп ирешсә, вакытында түләмәү сәбәпле, мәгълүмат бирүдән баш тартачак. Ни өчен шулай буласын аңлар өчен, Росреестрның 13.05.2020 ел, № П/0145 боерыгы белән билгеләнгән түләү алу тәртибен белергә кирәк. Документ нигезендә, түләү кертү уникаль исәпләү идентификаторын алган көннән алып җиде календарь көннән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш. УИН гариза бирүченең гариза биргәннән соң КФҮтә алган квитанциядә языла. Түләүне шунда ук – банк картасы ярдәмендә «кабул итү тәрәзәсендә» башкарырга яисә моны мөстәкыйль рәвештә җиде календарь көн эчендә кабатларга мөмкин. Теркәлү органындагы мәгълүматларны формалаштыру бары тик түләү оешма хисабына кергәннән соң гына башланачак. Ягъни, кешегә күчемсез мөлкәт турында мәгълүмат бирү өчен, башта акча күчерергә кирәк.

КФҮ аша белешмәләр тапшыруның 5 көнлек вакыты ЕГРН мәгълүматлар биргән өчен түләү көненнән соң килүче көн дип санала.

Түләмәгән очракта күчемсез мөлкәт реестрыннан мәгълүматлар формалаштырылмый.

Түләү күләме дәүләт һәм РФнең барлык төбәкләрендә бердәм билгеләнә, льготалар һәм ташламалар каралмаган.  Күчемсез мөлкәт объектының төп характеристикалары һәм аңа теркәлгән хокукларның (хокукларны теркәү турында таныклыкны алмаштырган) төп характеристикалары турында өземтә, шулай ук күчемсез мөлкәт объектының кадастр бәясе турында белешмә түләүсез бирелә.
Оешмаларга караганда, физик затлар хезмәт өчен азрак түлиләр. Дәүләт реестрыннан алынган мәгълүматларның кәгазь төре электрон аналогтан кыйммәтрәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International