Ветеринария берләшмәсе белгечләре ай саен район фермаларында һәм сөт җыю белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыю буенча сынаулар уздыралар. Сөт ветеринария лабораториясендә кайбер күрсәткечләр буенча тикшерелә: май, аксым,тыгызлык, кислотность, су булу, соматик күзәнәкләр саны, мастит, антибиотиклар тоту. Әлеге тикшеренүләр нигезендә киләчәктә сату өчен сөтнең куркынычсызлыгы турында белешмә рәсмиләштерелә.