Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

2022 елның 18 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- төнлә көнбатыш районнарда көчле яңгыр; көндез яшенле һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көтелә.

 Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда булсагыз, җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качмаска, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама калканнарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

 4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук аның янында тукталырга ярамый

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Югары кат тәзәләреннән тешүче ватык пыялалар, шулай ук җил белән куптарып алынган түбә җиһазлары куркыныч тудырырга мөмкин.  Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта. 7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгыз ябарга кирәк,  балконнардан тышкы якка тешеп китә торган әйберләрне алырга 

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Куркынычсызлык янау вакытында:

1.Әгәр дә сез яшенле яңгыр вакытында велосипедта яки мотоциклда , һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр беткәнен көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итүдән туктатырга, чөнки электроника эшендә бозулар килеп чыгуы мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм һава торышының яхшырганын көтәргә кирәк.

 2.Әгәр  яшенле яңгыр вакытында сез  ачык урында торсагыз,җиргә ятарга киңәш ителә (комлы яки ташлы грунт),. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч булып тора, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

 3.Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

4.Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк

. 5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International