“Җылы учлар” акциясе

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Җылы учлар» акциясе кысаларында Аксубай районының «Федоровское картлар һәм инвалидлар йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ветераннарны Җиңү көне белән котлау өчен концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт бик күңелле һәм җылы булды. Тәрбияләнүчеләр үзләренең җырлары, биюләре, шигырьләре һәм өлкән буын адресына ихлас теләкләр белән интернат - йортта яшәүчеләр өчен бик күп уңай хисләр бүләк иттеләр,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International