Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров аңлатма бирә:
«Күптән түгел Росреестрның Россия Төзелеш министрлыгы белән берлектә Кризиска каршы чаралар пакетын эшләве турында сөйләгән идек, аның пунктларының берсе-гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлары өчен кулланыла торган җир кишәрлекләренә карата кадастр исәбен алу һәм хокукларны теркәү срокларын кыскарту. Шулай ук шуны да билгеләп үтәсем килә, Татарстанда без элек тә, закондагы үзгәрешне көтеп тормыйча, күчемсез милекне рәсмиләштерү вакытын кыскарттык. Мәсәлән, кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү вакыты бары тик бер-өч эш көне генә эшли. Шулай ук без кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кыскартылган сроклар билгеләнде".