Балалар ничә яшьтә булса да –ул яклаучысыз.. Алар өлкәннәр ягыннан да, балигъ булмаганнар ягыннан да кул кушыру корбаннары булырга мөмкин. Моны ничек булдырмаска?
Бала белән күбрәк сөйләшергә кирәк.Аны пробемаларын чишәргә ярдәм итәргә кирәк..
Балагызны таныш булмаган кешеләргә ышанмаска,аларның үгетләүләрен бирмәскә ,нәрсә белән булса да кызыктыруларына игътибар бирмәскә кирәк..
Әгәр балагыз нинди дә булса кыерсыту,көчләү турында хәбәр итә икән,әлеге хәбәргә җитди карагыз һәм хокук саклау органнарына хәбәр итегез.Балагызны таныш буламган һәм исерек хәлдәге кешеләр белән аралашмаска өйрәтегез. Бала тәүлекнең карангы вакытында үзе генә урамда һәм кеше аз йөри торган урыннарда йөрмәскә тиеш.
Балалар өчен тагын бер киңәш-әгәр дә кем дә булса сагалый икән,тиз генә якындагы кибеткә яки кеше күп йөри торган урынга чыгарга кирәк.
Якыннарыгызны саклагыз.