|
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2022 елдан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»153-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу шартлары, аның күздә тотыла торган күләме һәм пенсия тупланмалары турында гражданнарга актив мәгълүмат бирү башланды., Билгеләнгән тәртип буенча шәхси белдерү кәгазьләре 45 яшьтән ир-атларга һәм 40 яшьтән хатын-кызларга җибәрелә (алга таба алар һәр өч ел саен җибәрелә). Шулай итеп, гражданнар пенсия яшенә җиткәнче җиде тапкыр хәбәр ителәчәк һәм, кирәк очракта, аларны арттыру буенча чаралар күрү өчен, үзләренең пенсия хокуклары белән җентекләп танышачак. Картлык буенча иминият пенсияләрен автомат режимда билгеләү актив мәгълүмат бирүнең логик төгәлләнү булып тора. Гражданнар гариза түгел, ә пенсия билгеләү турында үз ризалыгы турында хәбәр бирәчәкләр, һәм пенсия «бер кликка»билгеләнәчәк. |