Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»нең ФДБУ мәгълүматлары буенча, 25 майда куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
2022 елның 25 һәм 26 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән туфракта -1гә кадәр кырау көтелә.
2022 елның 25 маена Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең фаразы:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы +1 с..+6, туфракта урыны белән -1. Һаваның максималь температурасы көндез +10..+16