Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.

2022 елның 25 мае, чәршәмбе
Хөрмәтле гражданнар!

ФДБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе»ннән 11 сәгатьтән-2022 елның 26 маенда 19 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде..

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы территориясендә көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

 

Русия ГТХМның Баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча хәбәр итә :

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр Сез  көчле җил  вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез.

 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

 4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

 6. Куркыныч тудырырга мөмкин булганэлементлардан сакланырга. 7. Барлык тәрәзәләрне ябарга.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International