2022 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директоры Айдар Салихов эш визиты белән Аксубай районында булды. Визит кысаларында потенциаль резидентлар белән очрашу уздырылды, анда алар өчен гамәлдәге ярдәм чаралары билгеләнде: салым ташламалары, кредитлар, микрозаймнар, субсидияләү программалары. Очрашуда шулай ук санкция басымы шартларында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр, аларны хәл итү инструментлары һәм гамәлдәге ярдәм программаларын камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.