Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында кисәтү

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы ФДБУ Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 маенда иртән, көндез һәм кич белән актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгыр,  секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән 24 метрга кадәр (Казан шәһәрендә яшен, көчле җил 15-20 метрга кадәр) көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр Сез  көчле җил  вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез.

 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

 4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

 6. Куркыныч тудырырга мөмкин булганэлементлардан сакланырга. 7. Барлык тәрәзәләрне ябарга.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Яшен вакытында

 

1. Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта китегез. Автомобильдә йөргәндә дә туктарга кирәк.

2. Әгәр яшен вакытында  сез ачык урында торасыз,бу очракта җиргә ятырга  киңәш ителә

3. Яшен вакытында машина йөртүчеләргә дә игътибарлы булырга кирәк.

4. Җәяүлеләргә юл аша чыкканда игътибарлы булырга кирәк

5. Мөмкин булганда ерак юлларга чыгудан тыелып торыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International